Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Әлмир Абашев сөйләде.
«Сайлау участогы рәисе белән килешеп, вакцинация бригадасын урнаштырырга мөмкин булачак. Шулай итеп, 14 сентябрьдә сайлауга килүчеләргә шунда ук прививка ясау мөмкинлеге булачак», – диде Әлмир Абашев.
Матбугат конференциясеннән соң сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы гриппка каршы үзе «Ультрикс Квадри» вакцинасын ясатты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез