Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская МАКСтагы каналында шул хакта хәбәр иткән. Республикада яшәүчеләр “Кайнар линия” телефоны аша үзләренең сайлау участогы кайда урнашкан икәнен белә, тавыш бирүдә килеп чыккан кыенлыклар турында хәбәр итә, шулай ук сайлауга бәйле башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат таба алачак.
Телефон аша һәм МАКС мессенджеры аша +7 (965) 593-86-64 номерын җыеп шалтыратырга мөмкин. Тавыш бирүнең барлык өч көнендә – 18-20 сентябрьдә һәр көн саен шалтыратып булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез