Бердәм тавыш бирү көнендә, быелның 14 сентябрендә, Россия территориясендә бер үк вакытта 6,5 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак. Алар барысы да яңа цифрлы платформа - «Сайлаулар» 2.0 дәүләт автоматлаштырылган системасы ярдәмендә үткәрелә. Бу көннәрдә илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да аның белән эшләргә өйрәтәләр, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.
«Сайлаулар» 2.0 дәүләт автоматлаштырылган системасы, кандидатларны теркәүдән алып сайлауларга нәтиҗә ясауга кадәр, сайлау кампаниясенең барлык этапларын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Популяр «Мобиль сайлаучы» сервисы да шушы системага бәйләнгән. Яңа платформаны булдыру процессында Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәттә сертификация узган үзебездә җитештерелгән программа һәм аппарат тәэминаты гына кулланылды, дип искәрттеләр Үзәк сайлау комиссиясендә.
«Республикада бердәм тавыш бирү көненә әзерлек башланды инде. Белгечләребезне «Сайлаулар» 2.0 дәүләт автоматлаштырылган системасы белән эшләргә өйрәтү - бу процессның мөһим өлеше. Система сайлаучылар исәбен алып барырга, кандидатлар турындагы мәгълүматларны билгеле бер системага салырга мөмкинлек бирә, шуның ярдәмендә без тавыш бирү нәтиҗәләрен эшкәртәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез