Газетага язылу

Татарстанда сайлаулар вакытында Бердәм мәгълүмат үзәге эшләячәк

18, 19 һәм 20 сентябрьдә үтәчәк РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә «Татар-информ» базасында Бердәм мәгълүмат үзәге эшләячәк. Монда сайлау участокларындагы хәлләр турында иң яңа, актуаль мәгълүмат бирелеп барылачак. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Ачыклык, мәгълүмат бирү һәм легитимлык – безнең төп принципларыбыз. Без «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында оештырылачак Бердәм мәгълүмат үзәге ярдәмендә сайлаучыларга сайлаулар турында иң актуаль мәгълүматны җиткерергә әзербез», – дип билгеләп үтте ул.

Сайлау участоклары ачылганчы санаулы сәгатьләр генә калып бара. Барлык республикадан аларның әзерлеге турында сигналлар килә, дип өстәде Андрей Кондратьев. 

«Дәүләт Думасы депутатларын сайлау – бик мөһим чара. Аңа игътибар, шул исәптән гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан да, бик зур», – дип басым ясады «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Салимгәрәев.

«Бу өч көн эчендә без үзебезнең бердәм мәгълүмат үзәгендә 19 матбугат очрашуын үткәрәчәкбез. Журналистлар белән социологлар, политологлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм төрле дәрәҗәдәге экспертлар очрашачак. Республикада яшәүчеләргә сайлауларның Татарстанда ничек узуы турында сөйләп торачакбыз», – дип аңлатты ул.

Татарстанда бирелгән мәгълүматларга караганда, быел сайлауларны яктырту өчен 470тән артык журналист аккредитация узган, бу – рекордлы күрсәткеч.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре