Газетага язылу

Татарстанда салым льготалары буенча «кайнар линия» узачак

8 июльдә Татарстанда салым льготалары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә туры бәйләнеш буенча киңәшмә үткәрелә. Халыктан шалтыратуларны иртәнге сәгать 10.00-12.00 аралыгында кабул итәчәкләр.

Гражданнарның сорауларына Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең белгечләре җавап бирәчәк. Киңәшләрне 221-80-35 телефоны буенча алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре