Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның Лаеш районындагы «Аэросити-2» торак комплексында 15 яшьлек малай самокатта барганда йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганага бәрелгән. Алган җәрәхәтләрдән яшүсмер һәлак булган.
Хәзерге вакытта бу очракның барлык шартлары ачыклана. Фаҗига вакытында машина йөк бушату өчен туктап торган булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез