Газетага язылу

Татарстанда самолет һәлакәткә очраган: ике кеше үлгән

Татарстанда самолет һәлакәткә очраган: ике кеше үлгән

Татарстанның Шәмәрдән авылында Cessna-172 самолеты һәлакәткә очраган. Ул шәхси йортның бакчасына төшкән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә пилот һәм пассажир һәлак булган. Җирдә җимереклекләр юк, җирле халык арасында зыян күрүчеләр теркәлмәгән.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре