Татарстанда сары кар яуган: белгечләр аңлатмасы

Чаллыда сары кар яуган. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары анализ ясау өчен кар пробаларын алган. Бу хакта “БИЗНЕС Online” Экология министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Анализлар 5 көннән соң әзер булачак. “Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе”, атмосфера һавасын күзәтеп, халыкка тиешле мәгълүмат биреп торачак.
Гидрометеоүзәк сайтында басылган мәгълүматларга караганда, 21 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 22 ноябрь 7.00 сәгатькә кадәр Чаллыда атмосфера һавасына чыгарылган зарарлы матдәләрнең нормадан арту очраклары билгеләнмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре