Казанның бер сәүдә үзәген бизәгәндә 12 метрлы төзелеш конструкциясе җимерелеп төшкән. Шул сәбәпле бер эшче һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, 13 декабрьдә бер төркем эшчеләр сәүдә үзәген бизәгән. 12 метрлы баскычны күчергән чагында, баскыч җимерелеп, бер эшче егылып төшкән. Бәхетсезлеккә юлыккан ир-ат берничә сәгатьтән соң хастаханәдә җан биргән.
Тикшерү органнары хезмәтне саклау таләпләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез