Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклардан чыгымнарын каплау өчен гаризалар кабул ителә

Документларны 18 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар 7-18 октябрьдә сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр асрау, яшь кош-корт сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар тапшыра ала. Бу эш “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында” 15.06.2021 ел, № 452 Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла.

Документлар “Мои субсидии” системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Бу җәһәттән өстәмә мәгълүматлар алу өчен 8 (843) 221-76-48, 8 (843) 221-76-88 (8801), 8 (843) 221-76-88 (8881) телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре