Татарстанда шәхси йортларны арендалау бәясе 20 процентка төшкән

Бер ел эчендә Татарстанда шәхси йортларны арендалау 20,3 процентка арзанайган.

Бүгенге көндә республикада коттедж арендага алу аена уртача 54,2 мең сумга төшә, диелә «Мир квартир» порталында.

Аренда ставкалары барыннан да күбрәк Карелиядә (-51,4 процент), Хакасиядә (-48,5 процент), Иваново өлкәсендә (-48,4 процент), Приморье краенда (-47,6 процент) һәм Кемерово өлкәсендә (-46,6 процент) арзанайган.

Мәскәүгә караган территорияләрдә шәхси йортлар 11,5 процентка арзанрак яки аена 106,8 мең сумга бирелә башлаган. Мәскәү өлкәсендә бәя 4,5 процентка арткан, 105,2 меңгә кадәр, ә Санкт-Петербургта йортлар арендасы 17 процентка, аена 80,7 мең сумга кадәр арзанайган.

РФ буенча шәхси йортны арендага алу уртача 47 мең сум тора. Бу 2024 елның октябрендәгегә караганда 18 процентка арзанрак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре