Татарстанда шәхси йортларның бәясе арзанайган

Өченче квартал йомгаклары буенча, Татарстанда шәхси йортларның бәясе 3,3 процентка арзанайган. Сентябрь ахырында республикада коттедж бәясе уртача 8 155 166 сум тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” “Мир Квартир” порталы мәгълүматларына таянып яза.

Быел өченче кварталда шәхси йортлар Киров (-16,6%), Курган (-16,4%), Тамбов (-16%), Ульяновск (-15,5%), Чуашстан (-14,3%), Чиләбе (-14%), Смоленск (-13,8%), Рязань (-13,8%), Владимир (-13,4%) өлкәләрендә һәм Камчатка краенда (–12,5%) аеруча нык очсызланган.

Мәскәүдә исә мондый йортлар 3,1 процентка кыйммәтләнеп, 31,7 миллион сумга, Мәскәү өлкәсендә – 2,8 процентка кыйммәтләнеп, 19 миллион сумга, Санкт-Петербургта – 1,3 процентка кыйммәтләнеп, 23,2 миллион сумга җиткән.

Тулаем Россия буенча коттеджлар хакы уртача 3,2 процентка кимеп, 7,29 миллион сум тәшкил иткән.
“Мир квартир” порталы генераль директоры Павел Луценко әйтүенчә, йортларның бәясе ихтыяҗ аз булуга бәйле.

“Шәһәр читендәге йорт башлыча фатирга “өстәмә” буларак алына. Ягъни фатир мәсьәләсе кебек бик кискен тормый. Аны сатып алуны кичектерергә мөмкин. Күпләр шулай эшләгәннәр дә”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре