8 ноябрьдә Кукмара районының бер авылында башы җәрәхәтләнгән 64 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Үлгән хатын-кызның 70 яшьлек апасы җинаять кылуда шикләнеп тоткарланган.
Болай булган. Үзара тавыш чыгып, хатын-кыз сеңлесенең башына берничә тапкыр таш белән суккан һәм өенә кайтып киткән. Хатын-кызның мәетен туганы ике көн узгач тапкан.
Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау максатында тикшерү уздырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез