Газетага язылу

Татарстанда сентябрь ахырына кадәр нинди һава торышы сакланачак?

Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы көтелә. Якындагы көннәрдә температура +25 градуска җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».

25-27 сентябрьдә Татарстанда антициклон тәэсире сакланачак. Төнлә температура +6...+12 градус булачак, көнбатыш районнарда – +15 градуска кадәр.

27 сентябрьдә төнлә +3...+8 градуска кадәр суытачак, көнбатышта – +11 градуска кадәр. Көндез һава +19+...+25 градуска кадәр җылыначак.

Киләсе атна башында, 28 һәм 29 сентябрьдә дә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Көндезге температура бераз төшәчәк һәм +17...+23 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре