Тугыз ай эчендә сифилис йоктыручылар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 18,6 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта, күпьеллык уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, быел чирләүчеләр саны – 29,9 процентка кимрәк. Ә гонорея йоктыручылар – 5,1 процентка азрак.
“Авырулардан һәм аларның аянычлы нәтиҗәләреннән котылу өчен саклану чараларын кулланырга, тәртипле җенси тормыш алып барырга кирәк”, – ди белгечләр.
Шул ук вакытта чирне вакытында ачыклау мөһим. Хатын-кызларга елына кимендә бер тапкыр – гинекологка, ир-атларга – урологка күренү, шулай ук В гепатитына һәм сифилиска анализлар тапшыру киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез