Газетага язылу

Татарстанда шимбә көнне көчле җил, яңгыр һәм юеш кар көтелә

14 ноябрьдә Татарстанда һава торышы начараячак. Төнлә явым-төшем көтелми диярлек, ә көндез республикага яңгыр, кайбер урыннарда юеш кар явуы ихтимал. Күк йөзе болытлы булачак, төнлә генә урыны белән аязучан һава торышы саклана.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исәчәк. Төнлә аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә -1дән +2 градуска кадәр булачак.

Иртән һәм көндез җил тагын да көчәячәк. Аның тизлеге секундына 8–13 метрга җитәчәк, ә көчле порывлар вакытында 16–21 метрга кадәр күтәреләчәк. Көндез һава температурасы +3...+8 градус булачак.

Мондый һава шартларында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында торырга киңәш ителми.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре