Татарстанда сирәк тропик авыру йоктыруның беренче очрагын теркәгәннәр

Татарстанда сирәк очрый торган тропик авыру - филяриоз - йоктыруның беренче очрагын теркәгәннәр. Аны 8 майда Һиндстаннан Бөгелмәгә кайткан кешедә табалар. Авыру үзен эчтән суалчаннар ашаганын сизүе турында сөйли.

Татарстанда авыруны җиңәргә ярдәм иткән дарулар юк. Хәзерге вакытта ир-атка эш бирүче үз хезмәткәре өчен кирәкле дарулар табарга тырыша.

Бу авыруны черкиләр һәм москитлар тарата. Кешене тешләгәннән соң аның организмында үсә торган һәм тукланучы күкәйләр барлыкка килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре