Бу хакта “KazanFirst” хәбәр итә.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, әлеге хатын-кыз 2024 елдан “Зеленодольск” сәнәгать мәйданчыгындагы складта эшләгән. Узган елның җәендә хезмәттәшеннән югары уку йорты исеменнән ялган белешмә-чакыру сатып алган. Шушы документ белән ул предприятиенең кадрлар бүлегенә уку ялы сорап мөрәҗәгать иткән. Белешмә нигезендә аңа ял рәсмиләштереп, 135 мең сумнан артыграк акча күчергәннәр. “Студент” бу акчаны үзенең кирәк-ярагына тоткан. Хатын-кызга шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән чикләү чарасын билгеләгәннәр. Ул зыянны үз ихтыяры белән түләгән. “Мошенниклык” статьясы буенча эш судка карап тикшерүгә җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез