Газетага язылу

Татарстанда социаль челтәрләрдә теркәлү өчен яшь буенча чикләү кертергә тәкъдим иттеләр

Республика Иҗтимагый палатасында шундый тәкъдим белән чыкканнар.

Татарстан Иҗтимагый палатасында балалар һәм яшьләрне интернеттагы куркынычлардан, мәгълүматның тискәре йогынтысыннан саклауга багышланган чара узган. Очрашу Россия һәм Белоруссия белгечләре катнашында узган, дип язган «КП-Казан».

Чарада белгечләр социаль челтәрләрдә теркәлү өчен яшь буенча чикләү кертергә: 14 яшьтән генә теркәлүне рөхсәт итәргә һәм  ата-аналарның рөхсәте белән генә аккаунт булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.

Очрашуда чын мәгънәсендә борчуга салырдай статистика мәгълүматлары китереп үтелгән: соңгы елда интернет аша кылынган җинаятьләр саны 30 процентка арткан. Балаларның 70 проценты кибербуллингка (интернет аша кимсетелү, кыерсытылу) дучар булган.

Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Светлана Захарова искәртеп үткәнчә,  Россия Президенты Указы белән расланган илкүләм иминлек стратегиясендә мәгълүмати киңлекнең иминлеген арттыруга һәм җәмгыятьне, беренче чиратта, балаларны идеологик, психологик йогынтыдан саклауга аерым игътибар бирелүен искәртеп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре