Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, хөкем алдына баскан ике кеше: Илмира Сәетова һәм Айдар Йосыпов, шулай ук аларның җиде җинаятьтәше “больничный”ны законсыз рәсмиләштерү буенча җинаятьчел төркем оештырган.
Аларның гамәлләреннән барлыгы 81 миллион сумнан артыграк зыян килгән. Хөкем ителүчеләр гаепле дип танылган. Илмира Сәетова, Людмила Ильина, Киселев Максим һәм Адель Рәхмәтуллин 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Вера Санникова һәм Роберт Шәвәлиев – 3 елга, Илгиз Мамадҗанов – 4,5 елга, Тимур Дәүләтбаев – 5 елга хөкем ителгән. Айдар Йосыпов исә 6 ел “утырачак”. Тагын бер гаепләнелүче – Арслан Мөхәмәдшин эзләүгә игълан ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез