2024 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм балалар өчен социаль юл билетларының бәясен арттыру планлаштырыла. ТР Хөкүмәтенең республиканың Транспорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Әйтик, өлкәннәр өчен бердәм социаль юл йөрү 605 сум, ә балалар өчен - 369 сум тәшкил итәчәк. Агымдагы бәяләр белән чагыштырганда 2023 елда бәя 24 һәм 15 сумга артачак.
Узган ел юл йөрү бәяләре өлкәннәр өчен 34 сумга һәм балалар өчен 21 сумга арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез