Татарстанда социаль юл йөрү билетларына яңа тарифлар булачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар проекты әзерләде, анда 2026 елга социаль һәм балалар социаль юл йөрү билетларын тулыландыру бәясен билгеләргә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, айлык бердәм социаль юл йөрү билетын тулыландыру - 656 сум, ә балалар социаль юл йөрү билетын тулыландыру 400 сум булачак. Яңалык 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре