Газетага язылу

Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлау программаларының төп өлеше тәмамланган

Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлау программаларының төп өлеше төгәлләнгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

«Сәламәтлек саклау» тармагының 96 объектының 14ендә эшләр дәвам итә, шуларның 10сы – стационарлар. Программа буенча үтәлеш 92% тәшкил итә. Хисап чорында ике объектта эшләр төгәлләнгән — Балтач районында һәм Казан шәһәрендә. Тагын 4 объект - программа буенча гомуми үтәлеше 86% булган поликлиникалар. Узган ярты айда Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.

Яшьләр сәясәте тармагы буенча быел 24 объектның 2сен ремонтлыйсы кала. Бу Балтач районында бер психологик-педагогик ярдәм бинасы (үтәлеш 57% тәшкил итә) һәм Чаллы шәһәрендә бер яшьләр үзәге (63%). Хисап чорында Түбән Кама районында бер объектны төгәлләгәннәр. 

«Мәдәният» тармагының 38 объектының 11ендә эшләр бара. Шулардан 4 объект - авыл мәдәният йортлары. Программа буенча үтәлеш 84% тәшкил итә. Узган ике атнада өч объект төгәлләнгән: икесе Кукмара районында һәм берсе Баулы районында. Тагын бер тәмамланмаган объект - Саба районында балалар сәнгать мәктәбе. Үтәлеше - 50%. Тармакның башка 6 учреждениесе буенча үтәлеш 79% тәшкил итә. 

Спорт министрлыгы белән берлектә 25 объектны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, шуларның алтысы эшләнеп бетмәгән әле. Эшләр 92%ка башкарылган. Хисап чорында өч объект төгәлләнгән: икесе Казанда һәм берсе Чаллыда. 

«Экология» тармагы буенча 25 объектның 3сен реализациясе кала. Программа буенча үтәлеш 95% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Нурлат, Чистай һәм Актаныш районнарында өч объектта эшләр төгәлләнгән.

Юстиция Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары буенча 8 объект төгәлләнмәгән әле. Бу Кукмара районындагы бер җәмәгать судьялары бинасы, аның үтәлеше 92% дип бәяләнә. Тагын 5 объект - янгын депосы биналары. Программаның үтәлеше тулаем алганда 94% тәшкил итә. Хисап чорында Чаллы шәһәрендә бер объект төгәлләнгән. Һәм ике Эчке эшләр министрлыгы бинасы. Монда программа 69%ка үтәлгән. Узган ярты айда подрядчылар Казанда объектның тәмамлануы турында хисап тотканнар. 

Ике төгәлләнмәгән объект башка республика программалары кысаларында кала. Бу Казандагы Росгвардия карамагындагы бер бина. Аның буенча үтәлеш 95% тәшкил итә. Һәм бер хәрби комиссариат Актаныш районында. Аның буенча үтәлеш 94% тәшкил итә.

Соңгы ике атнада Ютазы районында бер объект төзелеп беткән. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр актив дәвам итә. Агымдагы елда аңа 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 йорт керә.

Моннан тыш, программа кысаларында 6 муниципалитеттагы 57 торак йортта 126 лифт алмаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 37 муниципаль берәмлектә 383 күп фатирлы йортта эшләр алып барыла.

343 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган, шулардан узган ике атна эчендә 20 муниципалитетта 79 күп фатирлы йортта. Программа буенча гомуми үтәлеш 89% тәшкил итә. Шул ук вакытта берничә күп фатирлы йортлар кала, аларда әлегә кадәр сезонлы эшләр тәмамланмаган. Министр искәрткәнчә, эшләр комплексын тәмамлау вакыты - 30 сентябрь.

Агымдагы этапта төп мәсьәләләрнең берсе - җылы бирү чорына әзерлек. Дүрт юнәлеш буенча — социаль яклау, спорт, яшьләр сәясәте һәм мәдәният буенча - әзерлек тулысынча төгәлләнгән. Башка тармаклар буенча эш дәвам итә.

Торак фонды буенча әзерлек паспортлары 95%ка рәсмиләштерелгән. 34 муниципалитетта 885 йортта эшләр дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 99% тәшкил итә. 24 объектта эшләр бара: берсе Лениногорск районында һәм 23е Казан шәһәрендә.

Мәгариф өлкәсендә 3 мең 127 объект әзер. Соңгы объект – Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасындә эшләр бетмәнгән әле.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 1 мең 908 объект әзер. Кама Тамагы районында бер объектта эшләр бара.

Билгеләнгән срокка – 15 сентябрьгә – өч көн калуын исәпкә алып, муниципаль районнар башлыкларына калган объектларны әзерләүне шәхси контрольгә алу һәм әзерлек паспортларын тулы күләмдә рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кушылды.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре