Татарстанда сөйгәненең абыйсына ут төрткән ирне 9 ел төрмә көтә

Казанда сөйгәненең туганына ут төрткән 36 яшьлек ир-атны хөкем итәләр. Хәзер аңа гомеренең 9 елын кырыс режимлы колониядә уздырырга туры киләчәк. 

Пешкән ир-ат биш айдан соң хастаханәдә үлгән, дип хәбәр итә прокуратура.

Узган елның ноябрендә гаепләнүче сөйгәне һәм аның абыйсы белән кәеф-сафа корып утырган. Ирләр арасында низаг чыккан һәм казанлы җиңел янып китә торган сыеклык сибеп сөйгәненең туганына ут төрткән.

Пешкән ир хастаханәгә озатылган, ләкин табибларның тырышлыгына карамастан, соңрак аның гомере өзелгән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре