Татарстанда соңгы бер тәүлектә Хөкүмәт интернет-ресурсларына 937 тапкыр һөҗүм иткәннәр. Шулай ук, вируслы программа йөкләп маташуга бәйле 158 очрак теркәлгән. Аларның барысы да уңышлы рәвештә кире кагылган. Бу хакта республиканың цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.
"Татарстанда соңгы бер тәүлектә Хөкүмәт интернет-ресурсларына 937 тапкыр һөҗүм итү очрагы теркәлде. Шулай ук, вируслы программа йөкләп маташуга бәйле 158 очрак турында билгеле. Аларның барысы да уңышлы рәвештә кире кагылды", – диде ул.
Альберт Яковлев әйтүенчә, мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгечләр тәүлек әйләнәсе эшли, аларның хакерлар һөҗүменә каршы тору тәҗрибәсе бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез