Укучылар 24 майда һәм 28 июньдә мәктәп белән саубуллаша.
Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре Россия Мәгърифәт министрлыгы рекомендацияләре буенча узачак. Бу хакта “KazanFirst” республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда чыңлаячак, ә укуны тәмамлауга багышланган чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Казан хакимиятеннән белдерелгәнчә, шәһәрнең чыгарылыш кичәсе көне әлегә расланмаган. Аның урыны һәм вакыты турында соңрак игълан ителәчәк.
Быел Татарстан мәктәпләрен 15 меңнән артыграк укучы тәмамлый. Узган елгы күрсәткечтән (14,3 мең) зуррак сан бу. Казанда гына да 5,4 мең егет-кыз мәктәп белән саубуллашачак.
Сүз уңаеннан, узган елда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә “Татнефть- арена”да узган. Республика башкаласында 20 мең егет-кыз өчен соңгы кыңгырау чыңлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез