Татарстанда соңгы тәүлектә хөкүмәтнең интернет-ресурсларын ватып керергә омтылуның 937 очрагы теркәлгән һәм булдырылмаган. Шулай ук серверларда зарарлы программаларны читтән торып эшләтеп җибәрүнең 158 очрагына киртә куелган. Бу хакта Татарстан цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.
«Бүген мәгълүмати иминлек белгечләребез тәүлек әйләнәсе эшли. Аларның хакер һөҗүмнәренә каршы тору өчен кирәкле компетенцияләре һәм тәҗрибәсе бар», – диде Яковлев.
Узган тәүлектә системаларның хезмәт файлларына рөхсәтсез керергә омтылуның 86 очрагы да ачыкланган. Электрон почтаны саклау системалары якынча 170 мең кирәкмәгән хатны блоклаган. Алар арасында 17 фишинг-хат һәм вируслы 5 хат булган.
Исегезгә төшерәбез, 18–20 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау уза. Парламентка катнаш сайлау системасы буенча барлыгы 450 депутат сайлана.
Шулай ук 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау үткәрелә.
Республиканың барлык сайлау участоклары 08:00дән 20:00гә кадәр ачык.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез