Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«13 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Чаллыда — 14, Казанда 12 очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус инфекциясе республиканың сигез муниципаль берәмлегендә теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез