Татарстанда Сосновский балтырганы тарала. Бюджеттан үсешкә каршы көрәшкә ел саен акча бүлеп бирелә, әмма чүп үләне агрессив рәвештә таралуын һәм яңа кишәрлекләрен «зарарлый», дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Сосновский балтырганының бер үсемлеге 20 меңгә кадәр орлык бирә ала. Чүп үләне уңайсыз климат шартларына чыдам», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
2021 елда төбәктә чүп үләне белән зарарланган мәйдан 1,5 мең гектарны тәшкил иткән, 2025 елда – 2,7 мең гектар. Ул ешрак торак пунктларда, юл буйларында һәм авыл хуҗалыгы өчен файдаланылмый торган башка җирләрдә үсә. Балтырган иң күбе Биектау районында – 699 га, Казанда – 385 га диярлек, Питрәч районында – 157 га, Балтач районында 152 га үсә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез