Газетага язылу

Татарстанда спорт әзерлегенә ярдәм итүгә 40 миллион сум тотылачак

«Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасына караган «Югары казанышлар спортын үстерү» федераль проекты кысаларында спортның база төрләре буенча әзерлекнең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме каралган.

Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законында 2026 елга бу максатларга 40 472, 8 мең сум акча салынган. Шуларның 21 855,3 мең сумы федераль бюджеттан, тагын 18 617,5 мең сумы Татарстан бюджетыннан.

Финанслауның  федераль бюджеттан 54 процент һәм республикасы бюджетыннан 46 процент тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре