Татарстан урманнарында янгын куркынычы кабат югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
«2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә (IV класс) сакланачак», — дип искәртә метеорологлар.
Элегрәк шундый ук кисәтүләр берничә тапкыр, соңгысы 2 августтан 5 августка кадәр, игълан ителгән иде.
Россиянең күп кенә төбәкләрендә (мәсәлән, Якутиядә) бу җәйдә урман янгыннары котыра. Чиләбе өлкәсендә янгыннарны сүндерделәр инде, әмма бу төбәккә шактый зыян килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез