Татарстанда көчле яңгыр аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киләсе сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм 12 август төнендә Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда бик көчле яңгыр явуы көтелә. Министрлык вәкилләре реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга, алар янында автомобильләр куймаска чакыра.
Шулай ук татарстанлыларны көчле җил вакытында өй стеналары янында качмаска өндиләр. Мөмкин булса, тәрәзәләрне яхшылап ябып, өйдә калырга, балконнардан начар беркетелгән әйберләрне алып куюны сорыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез