Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде: көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге шторм кисәтү игълан итте.

Бүген, 3 августта, 22:00дән 4 августның 22:00 сәгатенә кадәр Татарстанда урыны белән көчле яшенле яңгырлар, боз явуы, 17-22м/с тизлектәге җил исүе көтелә. Казанда 4 августта 3тән 10га кадәр җилнең тизлеге 25 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә Татарстанда 37 градуска кадәр эссе булыр дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы яңгыр шторм

Көн хәбәре