Бу хатка “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә медицина көллиятендә укучы кызның яшьтәшләре тарафыннан кимсетелүе турында хәбәрләр пәйда булган. Видеолардан күренгәнчә, кызга электрошокер белән сукканнар, шуннан соң чәчләреннән тартып тезләндерергә маташканнар. Яшьтәшләренең студентны инде озак вакытлар буе шулай кимсетеп килүләре, әмма көллият җитәкчелегенең бернинди дә чара күрмәве турында әйтелгән. Мондый мәгъ “Имин интернет лигасы” башлыгы, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Мизулинага да барып җиткән. Ул материалларны прокуратурага юллаячагын әйткән. Шуннан соң Тикшерү комитетының матбугат хезмәте җинаять эше кузгату турында хәбәр иткән. Тикшерүнең барышы турында ведомство рәисе Александр Бастрыкинга җиткереләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез