Газетага язылу

Татарстанда су анасына охшаш җан иясен күргәннәр

Яшел Үзән районы Прибой бистәсендә яшәүчеләр елгада гайре табигый күренешкә тап булган.

Алар суда әкияттәге су анасына охшаш җан ияләрен күргән. Бу хакта «KazanFirst» «Вести Татарстана» мәгълүматларына таянып яза.

Бер балыкчы чәчләрен иңбашларына таратып салган шәрә хатын-кызның көймәдә утырып торуын күргән. Ир-ат, бик нык куркып, кешеме, яки башка җан иясе икәнен дә абайлап бетермәстән, өенә шылган.

Аның әйтүенчә, бистәдә яшәүче башка өлкәнрәк кешеләр дә шундыйрак күренешләргә юлыккалаган. Алар әкият геройларының су коенуларын, яр буенда чабышып йөрүләрен күргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре