Татарстанда суыта: һава температурасы 0 градустан түбәнгә төшәчәк

Октябрь ахырында Татарстанда көндезге һава температурасы 0 градустан түбәнгә төшәчәк. Республика Гидрометеоүзәге фаразы шундыйрак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 26–27 октябрьдә явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –1...+5 градус күрсәтәчәк. Төнлә +1...–6. Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда җомга – 28 октябрьдә Татарстанда янә яңгыр һәм юеш кар явачак. Шимбә – 29 октябрьдә урыны белән, асылда көнчыгыш районнарда, аз гына явым-төшем фаразлана. Атна ахырында көндез +3...–2 градус көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре