Газетага язылу

Татарстанда суыта: машина йөртүчеләргә юлга чыкмаска киңәш ителә

Бүген 24 гыйнварда төнлә һәм иртәгә иртән Татарстанда кискен суыту фаразлана, һава температурасы -35 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт Автоинспекциясе халыкка мөмкин булганча сәфәрләрдән баш тартуларын сорап мөрәҗәгать итте.

Юлга чыккан очракта, автомобильчеләргә автомобильнең техник торышын игътибар белән тикшерергә киңәш итәләр. Аккумуляторны, ягулык дәрәҗәсен һәм җылыту системалары эшен карарга кирәк.

Машина йөртүчеләргә шулай ук җылырак киенергә, үзләре белән җылы кием, кайнар чәй алырга һәм мөмкин булганча ягулык запасы алырга киңәш ителә, дип яза «Татар-информ».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре