Эш бирүче кандидатның шәхси мәгълүматлары күрсәтелмәгән профиле белән алдан ук таныша алачак. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова “Сириус”та узган Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
Министр урынбасары әйтүенчә, кайчандыр хөкем чарасына тартылган күп кенә ветераннарга эш бирүчегә үзенең үткәндәге тормышы турында сөйләве психологик яктан авырга туры килә. Цифрлы профиль исә, шәхси мәгълүматларын ачмыйча гына, шәхсән очрашуга кадәр үк, белгечне сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк. “Шуңа күрә без цифрлы паспорт булдырырга җыенабыз. Анда шәхси мәгълүматлар күрсәтелмәячәк, хәзерге вакытта эшләнеп килә инде ул”, – дигән Таҗетдинова.
Республикада шулай ук кайчандыр хөкем ителгән СВО ветераннарын эшкә алырга әзер булган компанияләрнең исемлеге булдырыла. 1 апрельгә анда 71 предприятие һәм 191 эш урыны булган. Хәзер исә – 85 предприятие һәм 670 эш урыны күрсәтелгән. Сүз уңаеннан, мәшгульлек үзәкләре аша мөрәҗәгать иткән СВОда катнашучыларның 81 проценты эш тапкан. Инвалид ветераннар арасында бу күрсәткеч – 78% процент, хөкем ителгәннәр арасында — 72% чамасы. Татарстанда СВО ветераннарының 72,7 проценты эш белән тәэмин ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез