Газетага язылу

Татарстанда СВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган

Февраль башына Татарстанда хәрби хезмәттән азат ителгән СВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Без ветераннарыбызны йөз процент эшкә урнаштырырга омтылабыз. Эшкә урнашу мәсьәләсен мәшгульлек үзәкләре аша карыйбыз», - диде ул.

«Квартал саен ветераннарыбызны, аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтүне оештырабыз. Укыту зур популярлык казанды», - дип ассызыклады республика фонды җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, СВОның 46 ветераны югары уку йортларына укырга кергән, аларның күбесе беренче югары белем ала. 31 кеше урта һөнәри белем ала, 69 кеше өстәмә һөнәри белем ала.

«Федераль дәрәҗәдә аларга ташламалы форматта югары белем, урта махсус һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә торган норматив актлар кабул ителде. Һәм без, әлбәттә, ветераннарны бу уникаль мөмкинлектән файдаланырга этәрәбез», – дип белдерде Удачина.

Махсус хәрби операция ветераннарына шулай ук психологик ярдәм тәкъдим ителә, дип өстәде ул. Мондый ярдәмне Татарстанда махсус белем алган 83 клиник психолог күрсәтергә әзер.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре