Газетага язылу

Татарстанда СВО ветераны кулдан идарә ителешле автомобильгә ия булды

Әлмәттән махсус хәрби операция ветераны Айдар Сәйфетдинов кулдан идарә ителешле махсус автомобильгә ия булган. Ватанны саклаучыга машина ачкычын “Ватанны саклаучылар” фонды тапшырган.

Әлмәт районы хакимияте башлыгы Гүзәл Хәбетдинова сөйләп үткәнчә, Айдар 2022 елның декабрендә мобилизацияләнгән. Каховка юнәлешендә взвод командиры буларак хезмәт итеп, батырлык һәм профессиональлек үрнәкләре күрсәткән. Хәрби бурычларын үтәгән өчен “Хәрби батырлык” медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Айдар Сәйфетдинов 2024 елның җәендә мина шартлаудан каты яраланган. Реабилитация курсы узганнан соң ул иҗтимагый тормышта актив катнашуын дәвам итә. “Батырлар. Герои Татарстана” республика остазлык программасы финалына чыккан.

“Безнең республикада ветераннарны ихтирам итәләр. Аларга яңа күнекмәләргә өйрәнү, лидерга, җитәкчегә әйләнү теләген гамәлгә ашыруга буллышалар”, – дип билгеләп үткән Гүзәл Хәбетдинова.

Район хакимияте башлыгы шулай ук, адреслы ярдәмнең ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыруга һәм аларны тулы кыйммәтле тормышка кире кайтаруга ярдәм итүен ассызыклап, “Ватанны саклаучылар” фондына рәхмәт белдергән.

СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фондының Әлмәттәге филиалы түбәндәге адрес буенча эшли: Клара Цеткин ур., 54 а й, 109 бүлмә. Биредә махсус  операция ветераннары һәм аларның гаиләләре әгъзалары төрле мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлегенә ия.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре