Татарстанда СВОда катнашкан 100дән артык хәрби түләүсез юридик ярдәм алды

Соңгы өч ай эчендә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 100дән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай хокукый ярдәмнән файдаланган. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм кысаларында гамәлгә ашырыла.

Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр тиешле ташламаларны, социаль гарантияләрне, компенсацияләрне рәсмиләштерү, сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алу тәртибе һәм башка темаларның киң спектрын колачлый.

Хокукый консультацияләр һәм кирәкле юридик документлар төзүне үз эченә ала торган түләүсез юридик ярдәм республика дәүләт юридик бюросы белгечләре тарафыннан атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә күрсәтелә. Кабул итүләр «Ватанны саклаучылар» фонды базасында уза, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре