Татарстанда СВОда катнашучы 1,7 меңнән артык кеше медицина тикшерүе узачак

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстенлекле рәвештә медицина ярдәме күрсәтелә. Апрель ахырына кадәр 1,7 меңнән артык хәрби тар белгечләр катнашында медицина тикшерүе узачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Апрельдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү мониторингы турында»гы карары нигезендә әлеге категория гражданнарның медицина тикшерүе оештырылды.

Тикшерүләргә терапевтлар, неврологлар, стоматологлар, оториноларингологлар, медицина психологлары һәм башка белгечләр (медицина күрсәткечләре буенча) җәлеп ителгән.

Дәүләт медицина оешмаларында көндәлек мониторинг кертелгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге контролендә тора.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар - безнең геройлар. Һәм без аларны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә тиеш!» - дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

махсус хәрби операция мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "батальон" "батальоннар" "МХО" контракт төзүчеләрг

Көн хәбәре