Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисенең Cпорт кубогы” узачак. Спорт министры урынбасары Илдар Садриев шул хакта белдергән.
“Быел җәен “Татарстанда җәй” программасы кысасында тормышка ашырылачак проектларның берсе бу. Спорт белән шөгыльләнү СВОдан кайтучыларны тыныч тормышка җайлаштыруда мөһим әйберләрнең берсе”, – дип билгеләп үткән ул.
 Ярышлар кысасында йөзү, өстәл теннисы, армрестлинг, следж-хоккей һәм нард уены буенча ярышлар узачак.
 Тәүге ярышлар 19 июльдә Әлмәтнең “Мирас” спорт комплексында узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез