Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.
«Әгәр бездә дәүләт социаль ярдәмен алучы башка гражданнар аз керемле булсалар, ягъни аларның кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән без хәзер аларның матди хәлен бәяләмичә контракт төзибез", - диде ул.
Әлеге чара 2026 елның гыйнварыннан гамәлдә. Бу шартларда социаль контрактны алу өчен СВО катнашучысы хәрби хезмәттән азат ителергә, мәшгульлек үзәгендәисәпкә басарга һәм «Ватанны саклаучылар» фондының контракт төзү мөмкинлеге турында бәяләмәсен китерергә тиеш.
Әгәр СВО катнашучысы беренче яки икенче төркем инвалид булса, гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча контракт алу хокукын ул хатынына тапшыра ала.
"Акчаны үз эшеңне ачуга яки үзмәшгульлеккә алырга мөмкин. Башка очракларда социаль контрактны шәхси эшмәкәрлеккә генә түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дә бирәләр. Бу очракларда СВО катнашучысы гомуми нигезләрдә – гаилә кереме дәрәҗәсен бәяләү белән бара", - дип өстәде Алсу Закирова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез