Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм комитетның Экспертлар советы уртак утырышында шул мәгълүм булды, дип яза “Реальное время”.
– Бу җәһәттән эш алып барыла. Татарстан Җир кодексына төзәтмәләр кертү турында норматив документлар әзерләде. Алар якын араларда каралачак, – дип белдергән “Защитники Отечества” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондының Татарстандагы төбәк филиалы башлыгы Гүзәл Удачина.
Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә әзерләнгән. Дәүләт башлыгы 2023 елның июнендә, хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә үз ихтыяры белән катнашучыларга, махсус полиция званиесендәге Росгвардия хезмәткәрләренә, Россия Геройларына яки СВО барышындагы казанышлары өчен орденнар белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветраннарына, мондый хәрбиләрнең гаиләләре әгъзаларына бушлай җир бирүне тәкъдим иткән иде.
Биредә сүз төбәкләр милкенә тапшырылган дәүләт яки муниципаль мөлкәттәге җир кишәрлекләре турында бара. Махсус хәрби операция ветераннарына 6-15 сутый мәйданда җир кишәрлекләрен бирү күздә тотыла. Хәрби һәлак булган очракта, җирне гаиләсе әгъзалары алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез