Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына бушлай җир бирүне тәкъдим иткәннәр. Депутат Эдуард Шәрәфиев Дәүләт Советына бу җәһәттән тиешле закон проектын керткән.
“Закон проекты нигезендә, Татарстанда дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен, торг үткәрмичә генә, бер тапкыр мөлкәткә бирү карала”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.
Мондый җир кишәрлекләрен хәрби хезмәткәрләргә, контрактниклар, Росгвардия хезмәткәрләренә, шулай ук полиция махсус званиесенә ия булучыларга бирү тәкъдим ителә. Моннан тыш Россия Геройлары яки махсус хәрби операциядәге батырлыклары өчен Россия орденнары белән бүләкләнүчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары кишәрлеккә исәп тота алачак.
Закон проекты буенча, СВОда катнашучы һәлак булса яки махсус хәрби операциядә алган авырудан вафат булса, җир кишәрлеге аның гаиләсе әгъзаларына бирелергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез