Очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, партиянең җирле бүлеге секретаре, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Гыйниятуллина катнашты.
Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның өйләренә кайткач нинди кыенлыклар белән очрашуы турында фикер алыштылар. Түбән Кама районы мисалында торак, эшкә урнашу, медицина һәм психологик ярдәм турында сөйләделәр. Айдар Метшин дәүләт алдында бик күп бурычлар торуын билгеләп үтте һәм хезмәттәшләрен бу эшкә активрак кушылырга өндәде.
Очрашуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин теманың мөһимлеген билгеләп үтте һәм чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, махсус операциядә катнашучыларны адаптацияләү мәсьәләләре хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә җентекләп өйрәнүне һәм катнашуны таләп итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез