Татарстанда СВОда катнашучыларның эшмәкәрлек буенча проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм ителә

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләре әгъзаларына ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Икътисад министрлыгы үз карамагындагы эшмәкәрлеккә ярдәм итү институтлары белән берлектә “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм (милли) проекты буенча бизнес ачу һәм үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырып килә.

Шулай итеп, Татарстанда үз бизнесын алып баручы яки ачарга ниятләүче махсус хәрби операция ветераннарына комплекслы ярдәм тәкъдим ителә. Ул киметелгән ставкалар буенча финанс программаларын, продукцияне сертификатлаштыруны финанслашу, компанияләр хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, шулай ук товарлар һәм хезмәтләрне рекламалау хезмәтләрен үз эченә ала. Әлеге чараларның һәркайсы белән тәфсилләп МСП.РФ сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды һәм Гарантия фонды СВО ветераннарына киметелгән ставкалар буенча махсус финанс инструментларыннан файдалану мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Илледән артыграк эшмәкәр барлыгы 210 миллион сумнан артыграк күләмдә ярдәм алган да инде.
Быел укыту-өйрәтү программасының икенче этабы төгәлләнгән. Нәтиҗәдә 7 кеше, министрлык ярдәменнән файдаланып, үз бизнесын ачып җибәргән. Быел тагын кимендә 100 кешене эшмәкәрлеккә өйрәтү күздә тотыла.

Быел укыту-өйрәтүнең беренче циклы “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фонды белән хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә ашырылган. Анда 70тән артыграк кеше катнашкан.
Бизнесны башлап җибәрү, алып бару һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча Бердәм элемтә үзәгенә 8 (843) 524-90-90 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре