Түбән Каманың “Милосердие” үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мендәрләр ясый башлаганнар.
Түбән Кама районының “Милосердие” халыкка комплекслы социаль күрсәтү комплексына йөрүчеләр (көндезге бүлек) мендәрләр ясый башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Бу эш 12-13 микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарәләре советы рәисе Рахилә Корбангалиева җитәкчелегендә алып барыла. Моңа кадәр Рахилә Вәлиҗановна мендәрләрне үзе ясап, инде берничә тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк белән бергә озаткан. Менә хәзер комплекска йөрүчеләрне дә шуңа өйрәтә.
Алга таба да биредә бу эшне дәвам итеп, хәрбиләрне йомшак мендәрләр белән тәэмин итәргә ниятлиләр.
Яралыларны яу кырыннан алып чыкканда һәм госпитальләрдә озак ятудан тән бозылмас өчен нәкъ менә шундый күпчекләрдән файдалану бигрәк тә уңайлы икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез