Газетага язылу

Татарстанда табиб-белгечләргә 1,15 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү биреләчәк

Татарстанда башка төбәкләрдән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән күченеп килүче табиб-белгечләргә 1,15 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү биреләчәк. Тиешле указга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Сүз ихтыяҗ зур булган белгечлекләр турында бара. Әлеге ярдәм чарасы республиканың дәүләт медицина оешмаларына тәүге тапкыр эшкә урнашучыларга кагыла. Аңа илнең башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән югары белемле белгечләр дәгъва кыла ала. Түләү алучылар медицина оешмасында кимендә 3 ел эшләргә тиеш булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре